Спорт ярышлары "Кояшкай" үзәге карамагындагы балалар өчен үтте

2016 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Яр Чаллының “Кояшкай” мөмкинлекләре чикле  балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Яшь эзтабарлар" дип исемләнгән күнел ачу-спорт чарасы уздырылды. 

Уен барышында тәрбиячеләр командаларга биремнәр таратты. Шаян һәм кызыклы формада 26 тәрбияләнүче “Сикерткәләр”, “Кулсыз,аяксыз”, “Кичү” эстафеталарында катнашты.

Белгечләр сүзләренә караганда, балалар биредә үзләренен, зирәк, ярдәмчел, бердәм булуын күрсәтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International