Балаларга карата көч куллану һәм мәрхәмәтсез карашны булдырмау эшчәнлеге кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Наталья Емельянова тарафыннан дәрес үткәрелде. Биредә исәптә торучы 8-11 яшьлек балалар катнашты.
Дәрес үз эченә командада эшләү, вербаль булмаган аралашу күнекмәләреннән торган уеннарны алган иде.
Чара ахырында балаларга мәгълүмати буклетлар таратылды.