Бүген Министрлыкта социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча Республика өчьяклы комиссия эш төркеменең чираттагы утырышы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министры беренче урынбасары, эшче төркем җитәкчесе Марат Гафаров җитәкчелегендә узды.
Утырыш барышында эшче төркем әгъзалары 2016 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе, Татарстан эш бирүчеләр берләшмәләренең Координацион советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында булган килешүе үтәлү, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителгән минималь хезмәт хакы турындагы закон хакында сүз барды.
Әле утырышта ТР профсоюзлар Федерациясе, ТР предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе, республика министрлыклары вәкилләре чыгыш ясады. Шулай ук Татарстан Республикасының министрлыклары вәкилләре катнашты.
Эшче төркем утырышы йомгаклары буенча әлеге юнәлештәге кирәкле мәгълүматларны киләсе утырышта карау өчен тупларга дигән карар кабул ителде.