Кичә Министрлыкта видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә узды. Биредә министрлык карамагындагы учреждениеләрнең, социаль яклау бүлекләренең җитәкчеләре катнашты.
Көн тәртибендә карамактагы учреждениеләрнең ягу сезонына әзерләнү, интернат-йортларда һәм психоневрологик интернатларда чират билгеләү, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә санитар-эпидемиологик шартлар булдыру мәсьәләләре торды.
Киләсе видеоконференция 22 августка планлатырылды.