Бүген Казанның Яңа Савин халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә узган вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясалды.
Ярминкә эшчәнлегендә ҖЧҖ РД–"Вторсырье", ҖЧҖ "Хостел Зәм-Зәм" ҖЧҖ ЖКХ "Инвест плюс" предприятие вәкилләре катнашты.
Эш эзләүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителде: җәмәгать куркынычсызлыгы буенча әйдәп баручы белгеч, администратор, менеджер, слесарь-сантехник, урам себерүче һәм башкалар.
Әлеге ярминкәдә 48 эшсез граждан катнашты, шуларның 7се алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар алды, 41 кешегә консультация хезмәте күрсәтелде