Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,72%

2016 елның 17 августы, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2016нчы елның 16нчы август көненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 903 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 26 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе исә 0,72% күрсәткечендә саклана.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 33 589га тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 1870  эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында исә 689 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 324еы хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 78 граждан оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International