Моңа кадәр азлап һәм күпләп сату өлкәсендә хезмәт куйган 94 татарстанлы эшсез дип танылды

2016 елның 17 августы, чәршәмбе

10нчы августтан алып 16нчы августка кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүче 94 кеше моңа кадәр азлап һәм күпләп сату өлкәсендә эшләгән.  Шулай ук, иң күп эштән киткән 74 кеше эшкәртү сәнәгате өлкәсендә хезмәт куйган.

Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак билгеләнә: икътисад эшчәнлеге – 32, транспорт һәм элемтә – 25, күчемсез мөлкәт белән операцияләр – 36, дәүләт идарәсе – 26, төзелеш – 42, сәламәтлек саклау – 20, мәгариф өлкәсе – 45, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү – 33, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы – 20, файдалы казылмалар табу – 13, электроэнергия, газ, су  җитештерү һәм тарату – 8, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 9.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International