Республиканың моношәһәрләрдә эшсезләр саны үзгәрде

2016 елның 17 августы, чәршәмбе

2016 нчы елның 16нчы август көненә Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 1 887 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 8 кешегә кимрәк.

Шулай ук Алабуга, Менделеевск һәм Кама Аланында эшсезләр саны кимү күзәтелә. Соңгы мәгълүматларга караганда, бу шәһәрләренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 400, 108, 218 эшсез кеше исәптә тора.

Әйтеп үтәргә кирәк, Түбән Камада эшсезләр саны элеккечә 1 171гә тиң.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International