Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Дөньяны күрергә өйрәнәм" проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшчәнлек дәвам итә.
Әйтик, узган атнада бер төркем белгечләр күз күреме начар булган 40 бала өчен социаль-анимацион чара оештырды. Бәйрәм очрашуы Карамалы урман массивында узды.
Чара балаларны социальләштерү һәм интеграцияләү, ата-аналар һәм балалар мөнәсәбәтләрен яхшырту, балигъ булмаганнарның иҗади сәләтләрен үстерү максаты белән узды.