"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" Республика акциясе кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре анимацион чара үткәрде. Биредә тулы булмаган, күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 20 бала катнашты.
Тамаша барышында булачак беренче сыйныф укучылары викториналарда, төрле уеннарда, ярышларда катнашты. Аннан соң Түбән Кама "Татарстан – яңа гасыр" республика иҗтимагый-сәяси хәрәкәте рәисе Айрат Әгълиуллин балаларны алда торган уку елы белән котлап, аларга мәктәп-кирәк яраклары тапшырды.