Балтач районында аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче булачак беренче сыйныф укучыларына ярдәм күрсәтү күркәм традициягә әверелде.
Әйтик, шушы көннәрдә Балтачта мәктәп укучылары өчен бәйрәм чарасы үтте. Алда торган Белем көне белән балаларны район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм ТР куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин котлады.
Тантаналы рәвештә 22 беренче сыйныф укучысына букчалар һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. Тагын 2-11 сыйныфка укырга баручы 25 балага канцелярия әйберләре бүләк ителде. Бу елны "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акцияседә төрле ведомстволар, предприятиеләр һәм оешмалар җиткәчеләре, шулай ук шәхси эшмәкәрләр катнашты.