Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсезләргә яңа һөнәр алырга ярдәм итә

2016 елның 16 августы, сишәмбе

Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин үзәге белгечләре "Квалификация үстерү төбәк агентлыгы"нда узган "1С: Предприятие" курслары тәмамлануы турында хәбәр итә. 

Ай барышында эшсез гражданнар программа белән танышты. Имтиханны уңышлы тапшырганнан соң аларга билгеләнгән үрнәктәге документ тапшырылды. 

Уку узарга теләгән эшсез гражданнарга Яшел Үзән шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт адресы буенча  мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Белешмәләр өчен телефон 8(84371)56492.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International