Совет районында яшәүче эшсезләргә вакансияләр тәкъдим итәчәкләр

2016 елның 16 августы, сишәмбе

Иртәгә Казанның Совет районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Чарада АО КазХимНИИ, ААҖ "Казан төзелеш материаллары комбинаты", ҖЧҖ "Төзелеш технологияләре" предприятие вәкилләре катнашыр дип көтелә. 

Катнашучыларга түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: тегүче, аппаратчы, баш бухгалтер, баш метролог, сатып алулар буенча инженер, инженер-химик, инженер-конструктор, инженер-сметчы, ОТК ЖБИ контролеры, машинист, автомобиль йөртүче, механик,слесарь-ремонтчы, электрик һ.б.

Ярминкә Казан шәһәре, Журналистлар урамы, 13а йорт адресы буенча уза.

Башлана: 9.00

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International