Ел саен үткәрелеп килүче “Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы” Бөтенроссия конкурсының республика этабы башланып китте. Бүген министрның беренче урынбасары Марат Гафаров җитәкчелегендә бу бәйгедә катнашырга теләк белдергән оешмаларның гаризаларын барлау буенча эшче төркем утырышы узды.
Агымдагы елда бәйгедә катнашу өчен 41 оешмадан 52 гариза кабул телде. Эксперт эш төркеме әлеге гаризаларны карап, призлы урыннарга дәгъва итүче катнашучыларның исемлеген билгеләячәк.
Исегезгә төшерәбез, конкурс 2000 елдан бирле үткәрелә. Конкурсның төп бурычы социаль мәсьәләләрне чишүдә югары социаль нәтиҗәләргә ирешүче оешмаларны табу, аларның тәҗрибәсен өйрәнү, җәелдерү, оешмаларда социаль партнерлык формаларын үстерүдән гыйбарәт.