Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында предприятиеләр хезмәт хакы бурычларын кайтаруны дәвам итә.
Шулай итеп, республикада эшкәртү сәнәгате өлкәсендә хезмәт куючы 3 предприятие 23 миллионнан артык тоткарланган хезмәт хакын түләде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, вакытында һәм тулысынча хезмәт хакы түләмәгән өчен закон бозган бурычлы предприятиеләр белән эшчәнлек дәвам итәчәк.