Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре хәбәр итүенчә, Казан шәһәренең "Квалификация үстерү төбәк агентлыгы" базасында маникюрша һөнәре буенча уку-укыту төркеме ачылды.
Уку дәвамында гражданнар маникюр ясау техникасының төп нигезләрен өйрәнәчәк. Шулай ук, тырнакларны буяу буенча өстәмә курслар узачак.
Әлеге курсларны узарга теләгән эшсез гражданнарга Яшел Үзән шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт, 3 бүлмә адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Белешмәләр өчен телефон: 8(84371) 56492.