Республиканың ике предприятиесе хезмәт хакы бурычларын кайтара башлады

2016 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче Казан предприятиесе һәм Зәйнең сәүдә итү предприятиесе бурычларын кайтара башлады. 

Шулай итеп, бүгенге көнәдә 134 хезмәткәр 278 мең сум күләмендә тоткарланган хезмәт хакын алды. 

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International