Агымдагы елның сентябрь аенда Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез сыйфатында исәптә торучы гражданнарга өстәмә һөнәри белем бирү, яңадан укыту өчен курслар оештыра.
Төркемнәрне туплау түбәндәге һөнәрләр (программалар) буенча башкарыла: аппаратчы-оператор (уку вакыты 3 ай яки 480 уку сәгате), заправка станцияләре операторы (уку вакыты 2 ай яки 320 уку сәгате), смета төзүче (уку вакыты 2 ай яки 320 уку сәгате ), медиация – судка кадәр бәхәсләрне чишү (уку вакыты 1 ай яки 160 уку сәгате)
Уку чорында стипендия түләнә һәм матди ярдәм күрсәтелә.
Мөрәҗәгатьләр өчен телефон: 8(8555)43-68-39, 42-43-47.