2016 нчы елның 26нчы июль көненә Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 1940 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 26 кешегә күбрәк.
Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск, Түбән Кама, Кама Аланында һәм Чистайда, киресенчә, эшсезләр саны кимеде.
Соңгы мәгълүматларга караганда, бу мәшгульлек үзәкләрендә 400, 720, 125, 1197, 213 һәм 364 эшсез кеше исәптә тора.