Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өч яклы комиссия янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Аның төп темасы булып оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре яңгырады.
Координация советы утырышында Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау; авыл хуҗалыгы; икътисад, сәүдә һәм сәнәгать, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары, шулай ук сТР буенча РФ Пенсия фонды бүлеге, ТР буенча РФ социаль иминиятләштерү Фондының җирле бүлеге, ТР Прокуратурасы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР буенча салым хезмәте Федераль Идарәсе, ТР икътисад һәм социаль тикшеренүләр үзәге, ТР Төзүчеләр Союзы вәкилләре катнашты
Утырышта Казан, Зәй, Түбән Кама, Югары Ослан, Биектау һәм Тукай районнарының бурычлы предприятиеләре эше каралды. Бирегә шулай ук аларның җитәкчеләре чакырылган иде.
Координация советының карары буенча предприятиеләр алдында бурычларын билгеләнгән срокка кадәр түләп бетерү шарты куелды.