Зәй районында начар күрүче балалар тәрбияләүче әти-әниләр белән очрашу оештырылды

2016 елның 25 июле, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә начар күрүче балалар тәрбияләүче ата-аналар белән үзәк район хастаханәсе офтальмологы очрашты. Әлеге очрашу "Дөнья күрергә өйрәнәм" проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды. 

Очрашу барышында табиб ата-аналарны  массаж нигезләренә өйрәтте, төп күнегүләр белән таныштырды. Бу вакытта балалалар  уен бүлмәсендә мәшгуль иде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International