Бүген Казанның "Корстон" комплексында Санкт-Петербург шәһәре губернаторы Георгий Полтавченко Бөек Ватан сугышы елларында блокадалы Ленинград михнәтләрен күргән һәм хәзер Татарстанда гомер кичерүче кешеләр белән очрашты. Әлеге очрашу Татарстан Республикасында Санкт-Петербург көннәре кысаларында узды.
Санкт-Петербург делегациясе составында, шулай ук, Санкт-Петербургның Закон чыгару Җыены рәисе Вячеслав Макаров, Санкт-Петербург вице-губернаторы Олег Марков, Санкт-Петербург губернаторының иҗтимагый башлангычларда киңәшчесе Әнвәр Сайтбагин, Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсенең татарлар җәмгыяте рәисе Рәшит Мәһдиев, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле Ренат Вәлиуллин һ. б.лар катнашты.
Очрашуны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов башлап: "Без бу категория гражданнарга һәрвакыт аеруча җылы мөнәсәбәттә. Казанда Бөек Ватан сугышы елларында берничә предприятие эвакуацияләнгән тулы бер район бар. Бездә Дәрвишләр бистәсендә Ленинградның бер кисәге дияргә була", - диде, кунакларны сәламләде. Ул ветеран оешмалары арасында блокадалы Ленинградта яшәүчеләр берлегенең аеруча кызыклы эш алып баручыларның берсе булуын әйтте.
"Санкт-Петербург шәһәре, аның Хөкүмәте өчен блокадниклар - изге кешеләр. Без Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградны яклаучыларны, анда яшәүчеләрне һәрвакыт хәтердә тотабыз һәм хөрмәтлибез. Сез үзегезне рәхәт, уңайлы хис итсен өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Илнең һәр төбәгендә диярлек безнең шәһәрне яклап сугышкан кешеләр бар", - дип белдерде Георгий Полтавченко. Ул блокадада булган кешеләр белән очрашулар даими нигездә үткәрелеп торуын әйтте. Губернатор блокадалы Ленинград михнәтләрен күргән кешеләргә күрсәтелгән хөрмәт өчен Татарстан Республикасы җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. "Монда сугышта катнашкан затларга нинди җылы мөнәсәбәт булуын яхшы беләм", - диде.
Георгий Полтавченко Ленинградны тулысынча азат итүнең 70 еллыгы хөрмәтенә медаль чыгарылуын, шәһәрдә бу датаның киңкүләм төстә билгеләп үтелүен әйтте. "Блокадада булган кешеләр шәһәр тормышында актив катнаша. Сезнең, берни белән дә сындырып булмый торган җиңүчеләрнең, уникаль гены яшьләр өчен бик кирәк. Бу бәяләп бетергесез. Без сезне Санкт-Петербургта күрүгә шат булачакбыз", - дип тәмамлады ул чыгышын.
Вячеслав Макаров сүз алып: "Без блокадада булган кешеләр белән очрашу өчен һәрвакыт мөмкинлек табарга тырышабыз", - диде. Ул Георгий Полтавченконың әнисе дә блокадалы Ленинград шаһиты булуын билгеләп узды. "Блокадада булганнарның исән вакытта үзләре узган юл турында ихлас сөйләме бик зур тәрбияви тәэсиргә ия", - ди Вячеслав Макаров.
"Татарстан Республикасы ветеранары берлеге" иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев оешмада сугышта катнашкан 90 мең кеше исәпләнүен белдерде. "Блокадалы Ленинградта яшәүчеләр оешмасы - безнең төп оешмаларның берсе, алар актив эш алып бара, яшьләргә зур игътибар юнәлтә", - диде ул. Аның әйтүенчә, оешмада блокадалы Ленинградта яшәгән 212 кеше тупланган, аларның 114 е Казанда яши, калганнары - республика шәһәр һәм районнарында.
Юрий Камалтынов бүгенге көндә Татарстанда яшәүче 216 кешегә "Блокадалы Ленинградта яшәүчегә" медале тапшырылуын, 69 кешенең "Ленинград оборонасы өчен" медале белән бүләкләнүен әйтте. 1991 нче елда "Блокадалы Ленинградта яшәүчеләр" оешмасы барлыкка килгән.
Аннан соң сүз блокадалы Ленинградта яшәгән берничә кешегә бирелде. Чыгышлардан соң, очрашуда катнашучылар "Муса Җәлил. Үлемсезлеккә хөкем ителгән" документаль фильмын карады. Фильм төшерү идеясе Санкт-Петербург татарлары җәмгыяте рәисе урынбасары Илдар Гыйләҗевнеке булуы әйтелде. Фильмны булдыруда Ренат Вәлиуллин, татар, рус, немец галимнәре ярдәм күрсәткән.
Биредә чыгыш ясаучылар үзара бүләкләр алмашты. Очрашу ахырында сугышта катнашкан ветераннарга һәм блокадалы Ленинградта яшәгән затларга Георгий Полтавченкодан бүләкләр тапшырылды.