Шушы көннәрдә Тукай районы "Шәфкать" үзәге спорт мәйданында "Медитация" психология клубының беренче дәресе узды.
"Медитация" клубы эшчәнлеге балаларның торышын яхшырту, аларның кәефен күтәрү, стресска каршы тору, үз-үзенә ышаныч арттыру максаты белән эшли.
Беренче практик дәрес сулыш гимнастикасына өйрәтүгә юнәлтелгән иде. Дәрес барышында балалар бу юнәлештә төп күнекмәләрне өйрәнде.