Гадәти булмаган һөнәри юнәлеш бирүче экскурсияне Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты педагоглары оештырды.
Чара барышында приютта тәрбияләнүчеләр берничә төргә бүленүче сәүдә йорты сатучысы белгечлеге белән танышты. Малайлар һәм кызлар бу һөнәр ияләренә игътибарлы, сабыр, мөлаем булырга кирәк икәнлеге хакында белде.