Әтнәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Әтнә районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Эшсез һәм яна эш урыннары эзләүче гражданнарны районның 5 предприятиесе үз вакансияләре белән таныштырды.

Эшкә урнашырга теләүчеләргә 26 ачык вакансия тәкъдим ителде. Кече ярминкәдә 34 кеше катнашты. 

Ярминкә барышында гражданнарга хезмәт базары халәте хакында мәгълүмат алырга, вакансияләр банкы белән танышырга, эшкә урнашу турында турыдан туры эш бирүченең үзе белән сөйләшу мөмкинлеге дә тудырылды. 

Чара йогаклары буенча 2 кеше алга таба эшкә урнашу өчен юллама алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International