Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш алып бару буенча Комиссиянең чираттагы утырышы үтте.
Утырышта Комиссиянең коррупциягә каршы көрәш алып бару карарларын үтәү буенча сүз барды. Шулай ук биредә керемнәр турында белешмә биргәндә китә торган хаталар хакында фикер алыштылар.