Кичә Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге балалар һәм яшүсмерләр шахмат мәктәбендә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интенат-йортларда һәм психоневрологик диспансерләрда социаль хезмәтләр алучылар арасынада шахмат һәм шашка буенча 1-нче республика турниры узды.
Ярышларда Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан ике кешедән торган 16 команда катнашты.
Турнир швейцария системасы буенча 10 минутлык 7 турдан торды. Команда исәбе команда әгъзалары җыйган балларны кушып исәпләү юлы белән саналды.