Татарстан Республикасында эшсезлек дәрәҗәсе кимү күзәтелә

2016 елның 8 июне, чәршәмбе

2016 нчы елның 7 июненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 16368 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атнага караганда 106 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,79% күрсәткечен тәшкил итә.

Республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 32376га тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 3715  эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында исә 799 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 318е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 65 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International