Бүген КСК КАИ "Олимп" базасында ярышларның ачылу тантанасы узды. Биредә кадерле кунаклар ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Россия Федерациясе пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлек идарәчесе Эдуард Вафин, Министрлар кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Гүзәл Шакирова, Россия пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасы буенча Региональ бүлекчәсе идарә рәисе Любовь Мишина, КСК КАИ "Олимп" директоры Ринат Йосыпов катнашты.
Ярышлар пенсионерлар өчен быел алтынчы тапкыр оештырыла. Министр Эльмира Зарипова өлкән яшьтәге гражданнарга активлыгы, күңел күтәренкелеге, өчен рәхмәтен белдерде."Сезнең дәртегездән башка бу спорт бәйрәме була да алмас иде", – дип билгеләп үтте Министрлык җитәкчесе.