Түбән Камада фәнни-гамәли конференция узды

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Камада "Мәрхәмәт: инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итүче волонтерлык хәрәкәте" фәнни-гамәли конференциясе үтте.

Аны Түбән Каманың "Өмет" мөмкинлекләре чикле булган балалар интернат-мәктәбе оештырды. 

Конференциягә Түбән Кама һәм Алексеевск волонтерлары, "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, дини конфессияләр вәкилләре – барлыгы 90 кеше чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International