Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган чаралар Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә узды

2016 елның 6 мае, җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә тематик акцияләр һәм чаралар үтте.

"Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы "Без хәтерлибез-без горурланабыз!" патриотик дәресе үткәрде. 

Бөгелмәдә "Җылы бүләк итте" проектының йомгаклау этабы узды. 

Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  социаль-тернәкләндерү бүлеге карамагынадагылар  туган якны өйрәнү музеенда булып кайтты.

Лениногорскның  "Исток–Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре  балигъ булмаган балалар өчен кызыклы программа белән экскурсия оештырды. 

Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, үз куллары белән эшләгән "георгиев тасмасы" тапшырды. 

Тукайның "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә  "Бөек Җиңү – Халык батырлыгы" мәгълүмат сәгате узды һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International