Шушы көннәрдә Арчаның “Мәрхәмәтлек үзәге” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Җиңү паркында социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә исәптә торган өлкәннәр Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге карамагындагы балалар белән берлектә очрашу оештырдылар.
Бу чара үсеп килүче яшь буынны сугышта катнашкан якташларыбызның Бөек Җиңү көнен якынайтуга керткән өлешләре белән таныштыру бурычын куеп оештырылды.
Балалар һәр ветеранның чыгышын зур кызыксыну белән тыңладылар. Аеруча 1942 нче елның ноябреннән сугыш беткәнче башта зенитчы, аннан шәфкать туташы булып сугышкан, сугыш елларында күрсәткән каһарманлыклары өчен бик күп орден-медальләргә ия булган, Бөек Җиңү көнен Венгриядә каршы алган Халисә Гафурованың чыгышы истәлекле булды.
Очрашу ахырында яшь буын өлкән буын вәкилләре белән бергәләп паркта урнаштырылган сугыш техникасы кырыена басып истәлеккә фотога төштеләр.