"Язгы игелек атнасы - изге эшләр эстафетасы Республика иреклеләр акциясе" кысаларында Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Игелекле визит" чарасы оештырды.
Чараның максаты - Ватанны саклаучыларга ярдәм күрсәтү.
Биредә социаль куркыныч хәлдә һәм авырлыклар кичерүче гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар катнашты. Алар ветераннарның йорт яны территориясен җыештырды, үз куллары белән ясаган эшләнмәләрне бүләк итте.