Шушы көннәрдә Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар Геройлар Аллеясында булып кайтты.
Өлкән яшьтәге кешеләр сугыштан кайтмаган якыннарын һәм якташларын барлады, сугыштан соң булган тормыш хәлләре белән уртаклашты, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.