Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы балалар "Әдәбият дөньясына сәяхәт" әдәби марафонында катнашты. Әлеге марафон Ялчыгол скверы территориясендә район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды.
Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, чарада катнашучылар танылган язучылар тормышы турында күп яңалык белде, бик теләп төрле викториналарда һәм бәйгеләрдә катнашты.