Менделеевск районында бәйрәм чарасы үтте

2016 елның 1 мае, якшәмбе

Бүген С. Гассара мәдәният сарае мәйданында Яз һәм Хезмәт бәйрәме узды. Бәйрәмдә "Бергә дус гаилә" фестивале җиңүчеләре һәм лауреатлары, Менделеевскның "Кама Таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты хезмәткәрләре чыгыш ясады. 

Бәйрәмдә шулай ук район авылларыннан иҗат коллективлары,  Бөек Ватан Сугышы ветераннары җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты. Кунаклар өчен  концерт, бәйрәм сәүдәсе, балалар өчен аттракционнар оештырылды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International