ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Россиядә социаль эшкә 25 яшь: кичә, бүген, иртәгә" V социаль хезмәткәрләр съездында катнашты һәм доклад белән чыгыш ясады.
Үз чыгышында Эльмира Зарипова Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтү системасын үстерү юнәлешләре турында җентекләп сөйләде.
Утырыш нәтиҗәләре буенча РФ Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин Россия Федерациясендә социаль эшләр үсешенә өлеш керткән өчен Эльмира Зариповага рәхмәт хаты тапшырды.