Шушы көннәрдә Азнакайның мәшгульлек үзәгендә халыкны эш белән тшэмин итү дәүләт хезмәтенең 25 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды.
Әлеге чарада Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының хезмәт базарын анализлау һәм фаразлау бүлеге мөдире Елена Кибардина, Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, шәһәр һәм район предприятие, оешмалары җитәкчеләре, мәшгульлек өлкәсе ветераннары катнашты.
Тантаналы чара барышында мәшгульлек үзәге хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы, Азнакай муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы, Рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы узды.