Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә Г. Тукай тууына 130 ел тулуга багышланган тематик чаралар узды.
Әйтик, шушы көннәрдә Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Шигъри дәфтәр" кичәсе оештырылды. Монда карамактагылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗатының төп этаплары турында сөйләде, әсәрләрен укыды.
Лаешның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә әдәби программа үтте. Педагоглар уңайлы формада карамактагыларга шагыйрьнең тормышы турында сөйләде, конкурслар, викториналар, уеннар оештырды.
Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы шушы көннәрдә "Г. Тукай әкиятләренә сәяхәт" чарасы уздырды. Монда 7-12 яшьлек балалар Г.Тукай тормышы һәм иҗаты белән танышты.
Кичә Кама Тамагының "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль тернәкләндерү бүлекчәсе психологы "МинТукайны өйрәнәм" әдәби сәгате үткәрде.
Теләченең "Родник" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре карамактагылар белән бөек шагыйрьгә 130 ел тулу уңаеннан гомумшәһәр бәйрәмдә катнашты.