26 апрель көненә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 18432 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атнага караганда 146 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,89% күрсәткечен тәшкил итә.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 26786га тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2241 эш урыны ачык дип белдергән.
Хисап атнасы барышында исә 1007 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 482се хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 94 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.