26 апрель көненә республика башкаласында эшсезлек торышы буенча хәл болайрак күзаллана. Атна дәвамында Казанда теркәлгән эшсезләр саны 46га кимеп, бүгенге көндә 5548 кешене тәшкил итә.
Шулай ук эшсезләр саны Алабуга, Менделеевск, Түбән Кама, Кама Аланында кимеде. Соңгы мәгълүматларга караганда халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 525, 152, 1288, һәм 263 эшсез кеше исәпләнә.
Яр Чаллыда 2818 эшсез граждан теркәлгән, бу сан узган атнага караганда 32 кешегә күбрәк. Шулай ук Яшел Үзән, Чистай шәһәрләрендә дә эшсезләр арту саны күзәтелә.