Иртәгә КФУның IT-лицеенда сәгать 11:00 пенсионерлар арасында компьютер буенча ярышларның Республика Чемпионаты узачак.
Чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкиле, Татарстан Республикасы буенча "Россия пенсионерлар Берлеге" Гомумроссия иҗтимагый оешмасы Региональ бүлекчәсе Рәисе Любовь Мишина һәм башкалар катнаша.
Бу ярышларда республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән 90 кеше катнашыр дип көтелә.