Министр Чернобыль фаҗигасында һәлак булучылар һәм радиация корбаннары һәйкәле ачылуда катнашты

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

Бүген Түбән Камада Чернобыль фаҗигасында һәлак булучылар һәм радиация корбаннары һәйкәле ачылды. Митингка җыелган геройларга рәхмәт сүзләре белән Түбән Кама районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова,  "Чернобыль" Берлеге" идарә рәисе Александр Демидов мөрәҗәгать итте.

"Батырлык һәм кыюлыгыгыз белән миллионлаган кеше гомерен саклап кала алдыгыз", - дип рәхмәтен белдерде Айдар Метшин. Эльмира Зарипова, үз чиратында, "чернобльчылар" буыннар өчен вазифага һәм һөнәргә хезмәт итү үрнәге, дип ассызыклады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International