Бүген Казанда Ямашев һәм Әмирхан проспектлары киселешендәге скверда Чернобыль атом электростанция фаҗигасының 30 еллыгына багышланган митинг узды.
Һәйкәлгә чәчәкләр кую тантанасында Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе беренче урынбасары Дамир Фәттахов, ТР Хезмәт халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова, Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко, Татарстан Республикасы Союз "Чернобыль", инвалидлар иҗтимагый оешмасы Президенты Александр Барсков, Казан шәһәре "Союз Чернобыль" инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе Виктор Стекольщиков катнашты.