Казан студентлары командасы Бөтенроссия олимпиадасында катнашты

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

21-23 апрельдә Россия дәүләт социаль университетында "Социаль эш" юнәлеше буенча югары белем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия олимпиадасының III этабы узды. Биредә 25 Россия субъектыннан 29 команда катнашкан.

Татарстан Республикасы командасын Казан дәүләт медицина университетының социаль эш  факультеты студентлары тәкъдим итте. Команда составына Луиза Михайлова, Альбина Бакирова һәм Анна Гурьянова керде.

Олимпиада барышында интеллектуаль һәм иҗади конкурслар үткәрелгән. Барлык конкурслар нәтиҗәләре буенча Казан командасы 3 нче урынны яулады. Шулай ук Казан студентлары "Интеллектуаль марафон"да 2 урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International