Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы үзәк аппаратында, шулай ук министрлык карамагындагы барлык учреждениеләрдә һәм территориаль органнарында традицион язгы өмә узды.
Министрлык аппаратында өмә быел конкурс һәм ярышлар рәвешендә узды. Иртә таңнан хезмәткәрләр командаларга бүленеп министрлык территориясен тәртипкә китерде. Ярышларның төп максаты билгеләнгән вакыт аралыгында мөмкин кадәр күбрәк чүп-чар җыюдан гыйбарәт иде.
Чара ахырында катнашучыларны – өчпочмаклар һәм кәнфитләр белән кайнар чәй көтте.