Арчаның “Исток надежды” халыкны социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “Язгы мәрхәмәтлек атна”сы кысаларында “Мәрхәмәтле Татарстан” эстафетасы барышында гаилә һәм балалар бүлеге хезмәткәрләре “Мәрхәмәтлек почмагы” исемле стена газетасы чыгарды.
Стена газетасының эчтәлегенә атна буена акция барышында эшләнгән изге эшләр, төрле файдалы чаралар һәм акцияләрдә фоторәсемгә төшергән кадрлар урнаштырылды. Анда ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә булышу, донор каны бирүдә актив катнашырга чакыру һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруга багышланган чараларда актив катнашу, тирә-юньне чүп-чарлардан арындыру, яшелләндерү, парк һәм һәйкәлләрне тәртипкә китерү, күп балалы гаиләләргә, авыр хәлдә калган гаиләләргә, ветераннарга булышу кебек чаралар урын алды.