Тукай районында өмкинлекләре чикла балалар өчен иҗат фестивале узды

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балаларның  "Без бергә күбрәк булдырабыз!"  иҗат фестивале узды. Бу елны ул Габдулла Тукай тууына 130 ел тулуга һәм  Тукай районының 40-еллыгына багышланган

Әлеге фестиваль "Парус надежды" Республика конкурсының  сайлап алу этабы булды. Монда Тукай районының  18 авыл җирлегеннән 70 бала катнашты. 

Әлеге чараның төп максаты - балаларга иҗат төрләрендә ачылу мөмкинлеге бирү, аларны үстерү өчен шартлар булдыру.  Фестиваль программасында җиде номинация тәкъдим ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International