Кукмараның "Милосердие" үзәгендә #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН акциясен гамәлгә ашыру дәвам итә

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Язгы игелек атнасы - изге эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН"  республика иреклеләр акциясе кысаларында балалар һәм аларның әти-әниләре өчен "Дуслык көне" оештырылды. 

Чара барышында балалар төрле милләт вәкилләренең традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән танышты, дуслык турында табышмакларга җавап бирде, җырлар башкарды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International