Социаль жаваплылык, бердәмлек, мәрхәмәтлелек, өлкән буынга карата хөрмәт тәрбияләү, халыкта гражданлык жаваплылыгын күтәрү максаты белән кичә Актанышның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» исеме астында ирекле ярдәмчел акциясе үтте.
Актаныш муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Игелек үзәге” Актаныш авылы 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе ирекле ярдәмчеләре отряды белән берлектә халыкка буклетлар таратты.
Чара барышында ирекле ярдәмчеләр гражданнарны «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» акциясендә актив катнышырга, инициатив, алдынгы карашлы гражданлык позициясендә булырга чакырды.